Тәмугка күнеккән оҗмахка чыдамас
Исереклек хәлендә булган затларга ярдәм күрсәтү пунктына быел 669 кеше кергән. Бу учреждение, 2013 елның декабреннән эшли башлады. Совет заманындагы "айныткыч" дип йөртелгәненнән аермалы буларак, ул медицина учреждениесе булып тормый, шулай да, аның башлыгы Александр Власов әйтүенчә, күп кенә хезмәткәрләр медицина белеменә ия.
Сукбай клиентлар һәм клиент-рекордсменнар
Район башлыгы Геннадий Емельянов рәислегендә хокук бозуларны кисәтү буенча үткән ведомствоара комиссия утырышында Александр Власов сөйләвенчә, 2014 елда бирегә 633 кеше, 2015 елда 713 кеше кабул ителгән. Нигездә аларны бирегә "ашыгыч ярдәм" машинасы алып килә, аларның күпчелеген билгеле бер яшәү урыны булмаучылар тәшкил итә.
- Безгә бетләп беткән килеш керәләр, аларны юындырабыз, төн кунарга калдырабыз. Андыйлар җәен ешрак бакча кишәрлекләрендә кунып йөри, салкыннар башлану белән, аларның саны арта, - ди Александр Власов. Аның сүзләренә караганда, сукбайлар спиртлы эчемлек түгел, "фанфурик" дип йөртелә торган сыеклык эчә. Ул гына да түгел, бу кешеләрнең күбесенең кайдан китерелгәнлеге билгеле - Казан урамындагы элекке кафе һәм 4нче микрорайонда урнашкан ике кибет. Моны ишетү белән, район башлыгы сәүдә хезмәткәрләренә карата чара күрергә кушты.
Пунктның даими клиентлары да бар икән. Мисалга, Юраш кешесе, Олы Качкада яшәүче өч хатын-кыз да аннан калышмый. Хәер боларны да уздыручы бар - бер алабугалы бирегә елына 79 тапкыр эләккән. Ә бит гаиләсе, фатиры булган, күпләр аның турында "алтын куллы" дип сөйләгән. Туганнары бикләп куеп та караган үзен, ләкин файдасыз - ир-ат эчүен дәвам иткән. Күптән түгел генә, октябрь аенда, үлеп киткән.
Алабуга урамнарында сукбайлар еш очрамый, әмма алар үзләренә сыеныр урын итеп шәһәрнең иске өлешендәге ташландык йортларны, торак йорт подвалларын сайларга мөмкин. Идарәче компанияләр подвал ишекләренә куелган бикләрне, тәрәзәләрнең бөтенлеген тикшереп торырга тиеш. Социаль хезмәткәрләр торыр урыны булмаганнарны вакытлыча тоту пунктларына Бөгелмәгә яки Яр Чаллыга җибәрә. Дөрес, анда социаль яклау һәм хокук саклау хезмәте хәлне тикшергәннән соң, һәм кешенең үз ризалыгы булганда гына алалар. Үзәктә аларга документларын торгызырга, гаилә мөнәсәбәтләрен тергезергә, инвалидлык рәсмиләштерергә, эшкә урнашырга булышалар. Аннан алар картлар йортларына билгеләнә.
- Алабугадан андый үзәкләргә ел саен 2-3 кеше җибәрелә, - дип сөйли Социал яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова.
Кызганыч, барысы да ияләнеп китә алмый - "иреккә күнеккән" булганга, качып китүчеләре дә бар.
Талыйлар һәм тәртип бозалар
Алабуга районында быел 637 җинаять теркәлгән, бу үткән елның шундый ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 10,8 процентка ким. Сәламәтлеккә авыр зыян салу, көчләү, урлау һәм үтерү, җәмәгать урыннарында исерек килеш пәйда булу очраклары азайган. Шулай да талаулар һәм вак хулиганлык өчен җавапка тарту арткан.
- Безнең районда җинаять эшләрен ачу 77,3 процент тәшкил итә - бу республика буенча уртача күрсәткечләрдән югары, - дип хәбәр итте ЭЭБ башлыгының урынбасары Олег Камалюков.
Полиция хезмәткәрләренә бу эштә ирекле халык дружиналары да булыша. Алар 4 җинаять - кыйнау очрагын, 47 административ хокук бозуларны ачыклаган, 12 кеше профилактика исәбенә куелган, 400дән артык фатирны йөреп чыкканнар.
Авыл егетләре бокс белән дус
Яковлево авыл җирлегенең ирекле халык дружинасында 5 кеше тора. Җинаятьчелек буенча хәл биредә, шәһәргә караганда яхшырак - барысы да күз алдында. Шулай да уртача авырлыктагы 1 җинаять эшләнгән, 12 административ хокук бозу һәм бер хулиганлык ачыкланган. Җирлек башлыгы Светлана Парамонова әйтүенчә, социаль яклау хезмәте ярдәме белән, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешене картлар йортына урнаштырганнар.
Лекарево авыл җирлегендә яшьләрне спортка җәлеп итәргә булганнар. Алар белән Алабуганың танылган боксчысы Константин Балобанов шөгыльләнә. Җирлек башлыгы Марат Мәсәлимов клубларны проектор белән җиһазларга тәкъдим итте. Биредә хокук бозуларны кисәтү буенча фильмнар күрсәтергә була. Геннадий Емельянов тәкъдимне хуплады, ул гына да түгел, клубларда теннис өстәлләре куярга кирәклеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев