Төнге салкыннардан соң Татарстанда көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә
Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк.
Бүген, 13 майда, Татарстанда салкын, әмма коры һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республика территориясендә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә метеорологлар.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-16 метрга җитәчәк.
Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7.. +12 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев