Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә «акыллы» счетчик чыгымнары өстәләчәк

Сүз су һәм җылылык счетчиклары турында бара

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдә торак йортларда «акыллы» счетчикларны урнаштыру, алмаштыру һәм тикшерү өчен түләү чыгымнары урын алачак. Мондый чараны Төзелеш министрлыгына вице-премьер Дмитрий Чернышенко эшләргә кушты. Бу хакта документ күчермәсенә сылтама белән «Известия» хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Сүз су һәм җылылык счетчиклары турында бара, дип аңлатты «Акыллы күпфатирлы йорт» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Никита Уткин. Аның фикеренчә, яңалык россиялеләрне җиһазларны урнаштыру, хезмәт күрсәтү, приборларны алыштыру һәм тикшерү буенча кайгыртулардан арындырачак, шулай ук торак-коммуналь хезмәт өлкәсенең үтә күренмәлелеген булдыруга ярдәм итәчәк һәм гражданнарның чыгымнарын киметәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев