Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор балалар түгәрәкләренең ничек эшләячәге турында аңлатты

Балалар түгәрәкләре эшендә чикләүләр юк, ләкин кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк.

Татарстанда балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эшендә чикләүләр юк, ләкин коронавирус аркасында өстәмә белем бирү учреждениеләренә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. 
«Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәни үзәкләр һәм башка үзәкләр эшенә чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар профилактиканың барлык чараларын төгәл үтәргә һәм безне ачылышка кадәр бер эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте Марина Патяшина.
Коронавируска каршы чикләүләрне гамәлдән чыгару буенча өченче этапта бөтен белем бирү эшчәнлеге яңартылды. 1 сентябрьдән Татарстан балалары өчен көндезге режимда уку елы башлана.
Марина Патяшина искә төшергәнчә, әлегә 100дән артык кеше катнашында урам чаралары рөхсәт ителмәгән. Ә бинада бер үк вакытта 50дән дә артык кеше булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев