Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы пандемия вакытында корпоративлар үткәрү тәртибен аңлатты

Банкетта катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш.

Татарстанда яңа ел корпоративларын үткәрү тыелмый. Шулай да кайбер татарстанлыларга аларда катнашудан баш тартырга туры киләчәк. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. 
Мисалга, ОРВИ билгеләре булган кешеләргә яңа ел корпоративына бармау хәерлерәк. Моннан тыш, хроник авырулары булган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк булганнарга да банкеттан баш тартырга киңәш ителә, дип ассызыклады Патяшина. 
Шулай ук корпоративларда катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш, моны заказ биргәндә исәпкә алырга кирәк. Банкет үтә торган залның 70 процентка гына тулуын һәм өстәлләр арасындагы дистанцияне дә исәпкә алырга кирәк. 
Марина Патяшина персоналга битлек режимын үтәргә, ә кунакларга антиспетиклар куярга кирәклекне тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев