Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Экология министрлыгы су объектларын онлайн-мониторинглау системасын эшләүдә катнаша

Су объектлары мониторингы нокталары саны буенча республика ил төбәкләре арасында алда бара.

ТР Экология министрлыгында су пробалары алына торган су объектларын мониторинглауның 261 ноктасы исәпләнә. Республика бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Безне, барлык су объектларын онлайн режимында мониторинглау схемасын эшләү өчен, Россия Табигать министрлыгының эш төркеменә керттеләр. Бу реаль вакыт режимында суга нәрсәләр ташланганын күрү өчен кирәк. ТР Экология министрлыгында эшләнгән эш, бу тәҗрибәне башка субъектларда да таратырга нигез итеп алынды», — диде ул.
Әйтик, 2021 елда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе чистарту корылмаларын реконструкцияләү планлаштырылган. Проект-смета документациясенә лаборатория булдыру кертелгән, анда онлайн режимда барлык датчиклардан күрсәткечләр киләчәк. Нәтиҗәдә, экологлар үз серверында нәрсәләр суга ташланганын күрәчәк. Хәзерге вакытта табигатьне саклау ведомствосы 38 химик матдә буенча республиканың су объектларына чыгарылмаларны тикшерә.
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, су объектларына мониторинг нокталары республиканың төрле районнарында урнашкан. Су пробалары сәнәгать предприятиеләреннән ерак түгел һәм агынты сулар урыннарында алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев