ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы коронавирустан прививка ясатты
Николай Александрович прививканың беренче компонентын ясатты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Николай Доронин #япривился челленджына кушылды.
− Мин прививка ясатырга булдым, моның мөһимлеген тоям. Коронавирус үзеннән-үзе юкка чыкмаячак, ул безнең арада. Әлегә аның белән авырмадым, прививка алдыннан тест та үттем — антитәнчекләр юк, − ди прививканың беренче компонентын ясаткан Николай Александрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев