Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Хезмәт министрлыгы: марттан мәшгульлек хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан

Республикада эшсез кешеләр саны арту темплары кимегән.

Республикада эшсез затларның саны арту темпы кимеде, дип белдерде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Аның әйтүенчә, марттан мәшгульлек хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан.
«Бүгенге көндә без атна саен меңгә якын кешене эшкә урнаштырабыз. Коронавирус белән бәйле кризисның үзенчәлеге эшсезләр саны артуда, әмма вакансияләр кимүдә түгел», — дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев