ТР Президенты республика халкын # ДайПять флешмобында катнашырга чакырды
Видеоны Рөстәм Миңнеханов instagram-аккаунтына урнаштырган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов #ДайПять флешмобына багышланган видео урнаштырган һәм теләге булган һәркемгә акциягә кушылырга тәкъдим итте. Видео instagram-аккаунтта гына түгел, Вконтакте социаль челтәренә дә өстәлде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов постына беренчеләрдән булып «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Айрат Фәррахов һәм Территорияләрнең инвестицион үсеш фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев