ТР Роспотребнадзор идарәсе короновирус йоктырмас өчен, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрү тәртибен аңлатты
Яңа елның традицион массакүләм бәйрәмнәре быел яңа вирус аркасында кыскартылган форматта узачак.
Чыршы тирәли әйлән-бәйләнне балалар бакчаның бер төркеменнән яки бер сыйныфтан булган очракта гына йөртә ала. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Балалар бакчаларындагы утренникларда, кулны-кулга тотышып, чыршы тирәсендә әйләнергә ярый. Ә менә кайдадыр урамда әйлән-бәйлән ясаганда, балалар бияләй яки перчаткалардан булырга тиеш. Төрле коллективлардан булган балалар өчен әйлән-бәйлән оештыру киңәш ителми.
«Шулай да бүгенге көндә бездә массакүләм чаралар тыелган. Моңа кадәр оештырыла торган зур чыршы бәйрәмнәрен быел кыскартылган форматта үткәрәбез», — дип сөйләде Любовь Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев