Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзоры тикшергән 15 югары уку йортының бишесендә Сovid-кагыйдә бозу ачыкланган

Санитар кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме 15 мең сумнан башлана. 

Татарстанның 5 югары уку йортында короновирус пандемиясе вакытында кертелгән эпидимиологик нормаларны бозу ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 
Узган атнада тикшерүне Түбән Кама һәм Чаллының 11 югары уку йортын һәм аларның 4 филиалы үткән. 
Уку йортларында антисептик чаралар булмавы, студентлар һәм укытучыларның температурасын тикшерү оештырылмавы ачыкланган. 
Тикшерүләр дәвам итә. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре колледж, техникум һәм училищеларны тикшерергә планлаштыра. 
Санитар кагыйдәләрне бозган өчен 15 мең сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев