Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: Covid-19 һәм аның авыр нәтиҗәләреннән бары вакцинация генә коткара 

60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның өчтән бер өлеше, төгәлрәге 237 мең 584 кеше вакцинаның ике компонентын да ясаткан.

Бу факт республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында борчу тудыра. Өлкәннәр аерым риск төркемендә. Шуңа күрә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларга яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга киңәш итә.

Хроник авырулар булса да приввика ясатырга кирәк. Хәтта онкологик авырулар да прививка ясату өчен каршылык була алмый. Бу очракларда прививканы авыру ремиссиядә булганда һәм табиб белән киңәшләшкәннән соң ясатырга кирәк. 

Бүгенге көндә республикада 1 094 215 кешегә вакцинация ясалган, шуларның 957 984 се икенче прививканы алган.

Вакцинациягә 122 телефоны буенча, дәүләт хезмәтләре порталында, сырхауханәнең регистратурасы телефоны буенча язылырга мөмкин. Моннан тыш, вакцинацияләүнең мобиль пунктлары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев