Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында короновирустан бушлай дару алу тәртибе турында сөйләделәр

Медикаментларны волонтерлар китерәчәк.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, Covid-19 авыруыннан түләүсез дару бирү схемасында поликлиника, врач, даруханә һәм волонтерлар катнаша.
Поликлиникада пациенттан килгән чакыруны табибка җиткерәләр, авыруны махсус регистрга кертәләр. Врач авыру янына баргач, препарат язып бирә. Медик кулында медикаментлары сатуда булган даруханәләр исемлеге булырга тиеш. Табиб мәгълүматны дәвалау учреждениесенә җиткерә, электрон рецепт яза һәм бу мәгълүмат "Таттехмедфарм"га килеп ирешә. Анда кирәкле препаратлар комплектын җыялар. 
Даруларны пациент тәүлек эчендә алырга тиеш. Медикаментларны волонтерлар китерәчәк. 
Бушлай даруларны инде 200дән артык пациент алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев