ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россиянең ел агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын "Россия агачы — 2021"конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.
Татарстаннан Себер (Picea obovata Ledeb) региональ әһәмияттәге «Долгая Поляна дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үсә торган Себер чыршысы катнаша. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршыга 134 яшь, биеклеге — 30 метрдан артык.
Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
«Россиянең ел агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Европаның ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев