Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Төркиядән мандариннар кертү тыелачак

Төркиядән кайтартылган мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган.

29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак. Бу хәл мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариннарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.

Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде. Хәл Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев