Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТРның һәр өченче шәһәр кешесе аена бер мәртәбә фермер продукты сатып ала

Сораштыруны «ПромРейтинг» агентлыгы үткәргән. 

Татарстан шәһәрләрендә яшәүче һәр өченче кеше (35,1%) азык-төлек продуктларын аена бер мәртәбә булса да, фермерлардан яки авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче танышларыннан сатып ала. 
«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы халкы 100 меңнән арткан шәһәрләрдә яшәүче татарстанлылар аарсында сораштыру үткәргән. Сораштыру җирле фермерлык продуктларын сатып алу һәм куллану аспектларын күзаллау белән бәйле. 
Сораштыруда катнашучыларның 44 проценты фермерлык продуктларын «зур булмаган крестьян хуҗалыкларында аз күләмдә җитештерелгән азык-төлек продуктлары» дип исәпли. 
Татарстанлыларның 80 проценттан артыгы фермерлык продукциясенә уңай мөнәсәбәттә. 
Татарстанлылар арасында фермерлык продуктларыннан аеруча сөт, ит һәм йомырка популяр. 
Татарстанның башка эре шәһәрләре белән чагыштырганда, казанлылар фермерлык продуктларына начаррак һәм сайлабрак карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев