Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Туган батыр» Бөтенроссия турнирында катнашу өчен 61 укчы гариза биргән

Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.

«Туган батыр» Бөтенроссия турнирында катнашу өчен гаризалар тапшыру дәвам итә. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган турнир 2022 елның 22-24 июлендә Алабуга шәһәрчегендә X гасырның борынгы Болгар мәчете янындагы мәйданда үткәрелә. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы да көтелә, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте. 

Бүгенге көндә, турнирда катнашырга теләп, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Башкортостан, Самара һәм Дагыстан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче укчылардан 61 гариза килгән. 

Туган батыр — татар каһарманы образы, ул үз эченә кешелек кыйммәтләрен һәм халык мирасын ала һәм аны дөньяга таныта. Моннан 14 гасыр элек үк Пәйгамбәр ﷺ болай дигән: «Уктан ату — иң яхшы күңел ачуларның берсе» (әт-Табарани).

Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга, үзенең угы, җәясе һәм ук салу җайланмасына ия булырга тиеш. Катнашучылар Россия төбәкләреннән генә түгел, чит итлләрдән дә килеп катнаша ала. Толерантлык мондый турнирда һәркем өчен катнашу, төрле халыкларның тарихи, этник, фольклор, мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

Ярышлар VIII этапта узачак: разминка, биатлон, һөҗүм, тизлеккә ату, тездән ату, фронталь стойкадан ату, төрек путасы. Җәяүле ату номинациясендә призлы урыннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым биреләчәк.

Турнир кысаларында кунаклар да, катнашучылар да борынгы Болгар цивилизациясе тарихы белән таныша алачак; танылган Болгар әмире Ибраһим I Мөхәммәднең идарә итү көчен тоя алачаклар; борынгы фортификацияләрне, ныгытмаларны һәм саклау валларын күрәчәк; утта әзерләнгән тәмле ризыкларны авыз итәчәк; борынгы мәчет диварларында җәмәгать белән намаз укыячак.

Бөтенроссия турнирында булучылар иң кызыклы уенчыларның ярышларын караячак, интерактив зонада үз көчләрен сынаячак, турнирның оригиналь ярминкәсенә, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-классларга барачак, тере утта әзерләнгән хәләл пылауны авыз итә алачак.
Турнирга гаризалар тапшыру 20 июльгә кадәр дәвам итә.

Тулырак шартлар белән ВК төркемендә танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев