Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Туган батыр» турнирында катнашу өчен 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә

Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

2024 елның 17 августында Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча «Туган батыр» III Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 15 августка кадәр Максат. рф сайтында кабул ителә, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Әлеге ярышны «Туган авылым» милли-туристик комплексы, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортстан Республикасының «Мәргән уксы» атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

«Әгәр 2022 елда безгә 7 меңнән артык кеше килсә, 2023 елда кунаклар һәм катнашучылар саны 10 меңнән артып китте. Ягъни чарабыз камилләшә һәм үсә, үзенең географиясен киңәйтә. Һәм без, оештыручылар буларак, бу чара кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен барысын да эшлибез. Барлык чараларыбыз да талантлы кешеләрне, төбәкләрне, балаларны берләштерү өчен оештырылган... », — диде «Туган Батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов.

Узган еллардан аермалы буларак, быел турнир кысаларында милли көрәш буенча ярышлар узачак һәм «Туган батыр» спектакле күрсәтеләчәк.

Билгеле булганча, турнир тарихи урында — Алабуга шәһәрчегендә X гасырга караган борынгы Болгар мәчете янындагы территориядә узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге борынгы мәчет урынында җәмәгать белән өйлә намазы уку оештырылачак.

Турнир уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан үткәрелә. Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәреләчәк. Турнирда Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан укчылар катнашачак. Ярышлар җиде этаптан торачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы.

Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш. Моннан тыш, һәр катнашучы традицион уктан ату буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга тиеш.

Турнир 17 августта иртәнге сәгать тугызда (9:00) тарихи урында — федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә башланып китәчәк. 16 августта ук килеп, сәг. 15.00-дән палаткалар шәһәрчегенә урнаша торырга да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: турнирда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 15 нче августка кадәр Максат. рф сайтында кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев