Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тукай районында туганнарын яндырып үтерүдә гаепләнүче хатын-кызга карата суд башланды

Фаҗига узган елның 18 июнендә Тукай районының Сәет авылында була.

Югары судта Ильмира Гарданова эше буенча тыңлаулар башланды. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул җиде кеше яшәгән йортка ут төрткән. Алар арасында гаепләнүченең ире, абыйсы, әнисе һәм дүрт баласы булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

Фаҗига узган елның 18 июнендә Тукай районының Сәет авылында була. Сигез кешелек гаилә яшәгән йорт яна башлый. Ул көнне 28 яшьлек Ильмира Гарданова вак-төяк эшләр белән шөгыльләнү өчен ишегалдына чыккан һәм шул мизгелдә йорт яна башлаган. Аның ире урамда булган, ул, ялкынны күреп, өйгә таба йөгергән. Ир-ат, балаларны һәм калган туганнарын коткарырга тырышып, үзе дә янып үлгән.

Соңрак белгечләр янгын урынында янучан матдә эзләрен тапкан, бу йортка ут төрткәннәр дип фаразлау өчен нигез булган.

Ильмира Гардановага карата ут төртү юлы белән милекне юк итү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз шулай ук куркыныч алым кулланып һәм аеруча кансызлык белән җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны үтерүдә гаепләнә.

Гарданова үз гаебен танымый һәм аның эшен присяжныйлар суды катнашында карауны таләп итә. Гаепләнүче сак астында түгел. Судта аның мәнфәгатьләрен Әнәс Мөхәммәтҗанов тәкъдим итә. Адвокат һәм гаепләнүче аңлатма бирүдән баш тартты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев