Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тырыш хезмәтләре белән аерылып торучылар

Бөртеклеләр уңышын быел мулдан дип әйтеп булмый – әйләнәсеннән 14,4 центнер чыкты.

Шулай да моңа күп хезмәт түгелгән, каты корылык шартларында бөтен өметләр югалды дигәндә дә, уңыш өчен тырыштылар, терлекләрне дә ашлык фуражы белән тәэмин иттеләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да игътибардан читтә калмады. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов сүзләренә караганда, җыелган ашлыкның тулаем күләме 36 мең 16 тонна тәшкил икән. Иң яхшы уңыш — гектардан 21,6 центнер — «Яшь көч» агрофирмасында. 
«Мир» җәмгыятендә гектарыннан 20,3 центнер, Илфар Ямалетдинов (Иске Күклек) крестьян-фермер хуҗалыгында 19,4әр центнер, «Нократ таңнары» ҖЧҖ кырларының бер гектарыннан 16,8 центнер уңыш алынган. 
***
Быелгы уракның төп геройлары, һәрвакыттагыча, уңышны җыеп алганчы таңнан караңгыга хәтле хезмәт куючы комбайнчылар булды. Шулар арасында «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Эльвир Гатауллин аеруча тырышлык күрсәтте, үзенең «Акрос-585» бункерыннан 1 мең 987 тонна ашлык бирде. Шушы ук хуҗалыктан Динар Юнысовның уңышы 1 мең 799 тонна булды. Аларның хезмәттәше, шундый ук комбайнда эшләүче Тимур Хәмидуллин 1 мең 774 тонна ашлык суктырды.
«Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Александр Токарев, «Яшь көч» агрофирмасыннан Дамир Гәрәев, Әхмәтҗанов хуҗалыгыннан (Морт) Владимир Баевларның да нәтиҗәләре начар түгел. 
Бөртеклеләрне уруда «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Николай Савинның күрсәткече иң яхшысы — 873 гектар. «Яшь көч» агрофирмасыннан Игорь Насыйровның уңышы 400 гектар белән исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев