Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Урып-җыю техникасы баганага бәрелү сәбәпле электр линияләрен аварияле сүндерү очраклары арткан 

Вазифаи затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарында эшләрне гамәлдәге кагыйдәләргә туры китереп оештырырга тиеш

Басу-кырларда урып-җыю эшләре гөрләп бара. Соңгы арада урып-җыю техникасының баганага бәрелү һәм линия астыннан чыккан вакытта габаритларны киметү аркасында һава электр линияләрен еш кына аварияле хәлдә сүндерү таләп ителә. 

«Челтәр компаниясе» АҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре белән электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарында куркынычсызлык кагыйдәләрен өстәмә рәвештә исләренә төшерергә киңәш итә. Һәрбер хезмәткәргә сак зоналарындагы аеруча куркыныч участоклар һәм электр тогыннан зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында мәгълүматны җиткерергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, вазифаи затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарында эшләрне гамәлдәге кагыйдәләргә туры китереп оештырырга тиеш. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасын күчерү юлы маршрут язуында күрсәтелергә тиеш. Һава линияләре астында машиналар хәрәкәте бары тик транспорт хәлендә, чыбыклар асылынып тормаган урында, баганага якынрак һәм куркынычсыз эш башкарган өчен җаваплы зат күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Электр линияләренең сак зоналарында челтәр оешмасы белән язма килешү төземи торып, югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән, салам кибәннәрен һәм башка йөкне транспортлау, машиналарны һәм механизмнарны туктату тыела. Электр линияләре чыбыклары астында учак ягу, салам яндыру тыела. Электр линияләренең сак зоналарында җир сөрү эшләрен үткәрергә ярамый. Бу таләпләрне үтәмәү — бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Кайчагында алар хәтта үлем белән тәмамлана.

Һава электр тапшыру линияләренең сак зоналары:

Йөк ташучы транспорт чарасы, йөк һәм кешеләрдән ЛЭП чыбыкларына кадәр минималь рөхсәт ителгән ара:

при напряжении 6 — 35 кВ — 1 м,
при напряжении 110 кВ — 1,5 м,
при напряжении 220 кВ — 2,5 м,
при напряжении 500 кВ — 4,5 м.

Җирдә яткан чыбыкларга 8 метр, ә асылынып торган чыбыкларга 2,5 метрдан да якынрак килү рөхсәт ителми.

Шулай ук, эссе һава торышы вакытында янгыннар килеп чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, энергетиклар урманнарда, кырларда һәм җирлек территорияләрендә, бигрәк тә һава линияләре һәм башка энергетика объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Һава линияләренең сак зоналарында учак ягу һәм коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган шырпы яки тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, бу, үз чиратында, электр җиһазларына зыян китерәчәк.

Электр челтәрләре объектларының сак зоналарында эш кагыйдәләрен үтәгез! Кагыйдәләрне катгый үтәү — сезнең куркынычсызлык гарантиясе!

Электр тапшыру линияләренең зарарлануын күрсәгез, ашыгыч рәвештә үзегезнең торак пункт администрациясенә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә яки якындагы электр челтәрләре предприятиесенә хәбәр итәргә кирәк. Аларның телефоннары якындагы комплект трансформатор подстанцияләре ишекләрендә, ЛЭП баганаларында күрсәтелгән. 
Шулай ук 8-800-2000-878 номеры буенча Контакт-үзәгенең бердәм телефонына шалтыратырга була. 

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев