Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабугада ике янгын очрагы теркәлгән

Чүп контейнеры һәм балкон янган.

Узган атнада шәһәрдә ике янгын очрагы теркәлгән.

1 август көнне төш вакытында янгын нәтиҗәсендә 2 чүп контейнеры юк ителгән. Сәбәбе — ут төртеп чит кешенең милкен аңлы рәвештә юк итү булган.

3 август көнне 4:44 сәгатьтә 75 нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына балкон януы турында хәбәр килә. Ут ике квадрат метр мәйданлы балконга зыян китергән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Сәбәбе — электр челтәренең яки электр җиһазларының аварияле режимы аркасында балкон стеналарының янып китүендә, дип хәбәр итә янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев