Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 489 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 63 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 22 июльдән 28 июльгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 489 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 63 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 3 кеше китерелгән, 1 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 45 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 30 кеше, шул исәптән 20 бала, респиратор авырулардан зарланган. Ике кешене хайван тешләгән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 35 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев