Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 524 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 116 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 17 марттан 23 мартка кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 524 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 116 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 2 кеше китерелгән, 4 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 47 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
94 кеше, шул исәптән 64 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Кызганычка, 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше зыян күргән. Моннан тыш, ике янгын чыккан, аларда 2 кеше зыян күргән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 27 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев