Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган елда 7 меңнән артык татарстанлыга машинада куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен штраф салынган

Аларны камера ярдәмендә ачыклаганнар. 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото-һәм видеофиксацияләү системасын куллануны дәвам итә.

Узган елның 1 июленнән әлеге система куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргән машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ачыклый башлады. Закон буенча, мондый хокук бозу өчен 1000 сум штраф каралган.

Узган ел куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргән өчен җиде мең ярымнан артык татарстанлы штрафка тартылган.

Казанда 19 юл чаты сулга тыелган әйләнешне теркәп торучы камералар белән җиһазландырылган. Шундый ук камералар Яр Чаллының 6 киселешендә эшли.

2021 ел нәтиҗәләре буенча, сулга яки кире якка (разворот) тыелган әйләнеш өчен 191 меңнән артык машина йөртүчегә штраф салынды. Мондый хокук бозу өчен штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, камераларның нәтиҗәлелеген статистика раслый. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 23 процентка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев