Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган
8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
"28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза", – диде ул.
Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак – авыручылар белән контактлар.
18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 – 8, 30-50 –23, 50-60 – 13, 60-70 – 7 кеше, 70-80 – 1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.
75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда – 35, Чаллыда – 4, Аксубай – 2, Чүпрәледә – 1, Лаешта – 11, Питрәчтә – 6, Түбән Камада – 7, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.
22 апрельгә Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 355 очрагы теркәлгән. Табиблар күзәтүе астында 319 кеше кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев