Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Васил Шәйхрәзиев: коронавирус аркасында чараларның 90 проценты үткәрелмәде һәм инде үткәрелмәячәк тә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле барлыгы 10 меңнән артык чара үткәрелгән, шуларның яртысыннан артыгы – онлайн-форматта.

Быел планлаштырылган чараларның 90 проценты Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында үткәрелмәде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев хәбәр итте, диелә "Татар-информ "мәгълүмат агентлыгында.

ТР Вице-премьеры билгеләп үткәнчә, план буенча Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелгәнә. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узган.

"Бу безгә цифрлы технологияләргә тагын бер кат карарга – белгечләр, җиһазлар, коммуникацияләр булуны бәяләргә мөмкинлек бирде", – дип билгеләп үтте Шәйхрәзиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев