Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-код алуда ярдәм итәчәк
Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия эше яңартылды.
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә:
1. Мохтаҗ кеше кайнар линиягә шалтырата;
2. Оператор «ОНФ. Помощь» системасына гаризаны кертә;
3. Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм БЕЗ БЕРГӘ — МЫ ВМЕСТЕ региональ штабка җибәрелә.
«Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» — гаризаларны үтәү координаторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев