Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«WEB-ЛАБОРАТОРИЯ» Татмедиа бөтен Татарстаннан 55 веб-редакторны җыйды

Казанда «Татмедиа» АҖдә бүген район басмаларының веб-редакторлары өчен «WEB-ЛАБОРАТОРИЯ» белем бирү семинары уза.

Семинарга Татарстанның барлык районнарыннан 55 веб-редактор җыелды. Алабуга районыннан «Новая Кама» газетасының веб-редакторы Венера Хәбибрахманова,"Алабуга нуры" ннан Фәридә Аскарова катнаша. 

Семинарда катнашучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

Алар ассызыклаганча, бүгенге чынбарлык барлык платформаларда һәм социаль челтәрләрдә актив эш таләп итә.

Веб-редакторларны бай программа көтә: лекцияләр, эшлекле уеннар, командаларда эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев