Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хач ману өчен Алабуга районында 2 урын әзерләнә

Җиһазландырылган су коену урыннарында ашыгыч медицина ярдәме һәм коткаручылар бригадалары кизү торачак.

Алабуга муниципаль районында Кач ману йоласы вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен ике урын билгеләнде. Коену урыннары Алабугада урнашкан «Изге Чишмә» һәм Алабуга районының Свиногорье авылында урнашкан «Христорождественский» чишмәләрендә булдырылачак.

Алабуга районы МЧС хезмәте табигый сулыкларда, елгаларда һәм йоланы үткәрү өчен җиһазландырылмаган буаларда су коену тыелу турында искә төшерә.

Исегезгә төшерәбез,христианнарның Кач ману бәйрәме ел саен 19 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә. Бәйрәм алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала. Суга чуму өчен, кагыйдә буларак, хач формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.

Хач ману йоласы вакытында полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшләячәк.
Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә. Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев