Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел бәйрәмнәрендә алабугалылар кайда күңел ача ала 

Иске 2021 ел тәмамланып килә, алда безне яңа — 2022нче ел көтә.

Димәк, Яңа ел тамашалары, күңелле каникуллар өчен вакыт җитте дигән сүз.

Ун көн бәйрәм ялы дәвамында Алабугада балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар узачак. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

2021 елның 27 декабереннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, 16.00-18.00 сәгатьләрдә; 31 декабрьдә — 18.00-22.00 сәгатьтә
Кыш бабайның Алабугадагы резиденциясе («Гуляй» паркында күзәтү мәйданчыгы астында).

Кыш Бабай һәм аның дуслары кечкенә алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын үзләренә кунакка чакыра. Монда балалар Кыш бабайга шигырь сөйләп, аның өчен татлы бүләккә ия булырга мөмкин, теләге булганнар Яңа ел фотозонасында Кыш бабай белән фотога төшә ала. Керү ирекле.

30 декабрь, 18.00 сәгатьтә
Яңа ел чыршысын ачу (4 мкр,. Мәрҗани ур., 28-30)

31 декабрь, 2021 ел. (Төп чыршы янында Яңа ел-2022 программасы; «Гуляй» паркы)
— 18.00-20.00 — концерт программасы;
— 19.00-19.30 — конкурс җиңүчеләрен бүләкләү;
— 20.30 — Кыш Бабай һәм Кар кызының котлавы;
— 20.50 — АМР башлыгы һәм бәйрәмнең чакырулы кунакларыннан котлау сүзе;
21.00 — «Filatov & Karas» Россия төркемнең чыгышы;
22.00 — бәйрәмчә фейерверк.

3 гыйнварда 10.00 сәгатьтә
Кышкы спорт программасы («Йорт янындагы бакча» скверы, 4 мкр.)

4 гыйнварда 11.00 сәгатьтә
«Кышкы сукмаклар буйлап» квест-уены («Гуляй» паркы)

5 гыйнварда 16.00 сәгатьтә
Раштуа чаңгы узышы (Танайка урманы, чаңгы трассасы)

6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә 
«Кыш-2022» креатив чаналар фестивале («Георгий» паркы)

7 гыйнварда 11.00 сәгатьтә 
Раштуа йолдызы астында («Чебурашка» паркы)

8 гыйнварда 11.00 сәгатьтә 
Раштуа күңел ачулары («Гуляй» паркы)

13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә
Искечә Яңа ел («Чебурашка» паркы)

2-9 гыйнварда (заявкалар буенча)
Раштуага багышланган «Суда кышкы бизәкләр» дип аталган эбру буенча мастер-класс (заманча этносәнгать музее)

2-10 гыйнварда (заявкалар буенча)
«Кыш Бабай остаханәсе» тематик мастер-класслар (декоратив-кулланма сәнгать музей-остаханәсе)

2-10 гыйнварда (заявкалар буенча)
«Раштуа мәшәкатьләре, яки элек Раштуага ничек әзерләнгәннәр» интерактив программасы (И.И.Шишкин)

2-10 гыйнварда (заявкалар буенча) 
«Рус уеннары» интерактив программасы (Н.А.Дурова музей-йорты)

2-10 гыйнварда (заявкалар буенча)
Интерактив экскурсия (М.И.Цветаева әдәби музее)

2-10 гыйнварда (заявкалар буенча)
Интерактив программа (күргәзмә залы)

2-10 гыйнварда 
Гаилә өчен «Сугыш елларында Яңа ел» интерактив экскурсия (Хәтер музее)

2-31 гыйнварда
«Яңа ел сувениры» сәүдә-күргәзмә эше (сәнгать салоны)

3-9 гыйнварда
«Көмеш заллар сере» интерактив экскурсиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев