Яңа елны – яңа фатирда
Алабугада яшәүче 240 ветеран Яңа елны яңа фатирда каршы алачак.
Барлыгы 2011 елда 263 ветеран торак шартларын яхшыртуга федераль субсидия бирелү турында белдерү хаты алды, аларның 240 яңа фатирга күченде. Республика реестрына Алабуганың 294 сугыш ветераны һәм аларның тол калган хатыннары кертелде. Бүгенге көндә белдерү хатын утыздан артык кеше көтә. Ветераннар фатирларны яңа йортларда һәм икенчел торакта сайлаган. Кайберләре фатирны Казан, Ижау һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сайлап, башка шәһәргә күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев