Яңа социаль юл йөрү билетлары
Алабугага яңа үрнәктәге бердәм социаль юл йөрү билетлары кайтты
Яңа үрнәктәге йөрү билетларыннан мәктәп укучылары, күп балалы гаиләләр, ветераннар һәм пенсионерлар, инвалидлар файдалана ала. 2012 елның 1 гыйнварыннан алар инде бар республикада гамәлдә булачак. Яңа билет искесеннән шактый аерыла һәм 30 көнгә исәпләнгән. "Алар номер белән билгеләнгән һәм ялган билетлар ясау мөмкин түгел", - диләр Алабуга башкарма комитетының транспорт бүлегендә. Тышкы кыяфәте белән бергә билетларның бәясе дә үзгәрде. Хәзер балалар өчен юл йөрү билеты 12 сумга арткан һәм 206 сум тора, өлкәннәр өчен билет бәясе 332 дән 342 сумга кадәр күтәрелгән. Бүгенге көндә Алабугада социаль юл йөрү билетларыннан 1100 алабугалы файдалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев