Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Якынлашып килүче Яңа ел белән алабугалыларны бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары котлады

Алабугалылар Яңа елны Гуляй паркында бәйрәм итә.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр һәм район халкын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. 

Аннары сүзне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алды.

«Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, үз мәхәббәтегезне табуыгызны, киләчәккә өмет белән яшәвегезне телим», — дип котлады алабугалыларны Фәрит Хәнифов. 

Алабугалылар алдында яңа ел теләкләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Яңарыш» фонды директоры Зөлфия Сөнгатуллина чыгыш ясады.

Яңа ел бәйрәмнәре «Filatov & Karas» концерты белән дәвам итте. 22.00 сәгатьтә алабугалылар бәйрәм фейервергы күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев