Яшь спортчылар җиңүе
Казанда узган республика бокс чемпионатында алабугалылар җиңүчеләр булды.
Республика ярышларында 23 шәһәр һәм республика районнары вәкилләре катнашты. 1996-97 елларда туган спортчылар арасында көрәш киеренке барды. Җиңүче пьедесталына күтәрелү өчен 133 спортчы көрәште.
Алабугада бокс спортының үсеш алуы кемгә дә сер түгел һәм яшь спортчылар моны тагын бер тапкыр исбатлады. 50 килограммга кадәр авырлыкта Константин Долгов, 52 килограммга кадәрге үлчәүдә Вадим Выборнов, 81 килограммнан югары үлчәүдә Тимофей Пестерников (Суворов училищесы курсанты) җиңү яулап, алабугалыларга яңа ел бүләге ясады. Дүшәмбедә узган гомумшәһәр киңәшмәсендә аларга кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Боксчыларның тренерлары Константин Балобанов һәм Рамил Бариевка Алабуга муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, алар барысы да 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев