Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл фаҗигаләре кимеде

2016 ел барышында юл куркынычсызлыгы чараларын арттыруга 12,5 миллион сум диярлек акча киткән.

Мәскәү - Гассар урамнары чатында светофор кую 1,9 миллион сумга, Нефтьчеләр проспекты - Төзүчеләр урамы чатындагысы - 1,8 миллион сумга төшкән. Җирле бюджет хисабына "Алабуга - Танайка" юлында ике тукталыш урыны урнаштырылган, эш өчен 600 мең сум акча киткән.
Начар күрүчеләр өчен 32 ясалма тигезсезлек һәм 5 светофор объектында тавышлы җайланмалар куелган. Тузган юл билгеләрен алыштыру һәм яңаларын куюга 1,9 миллион сум акча тотылган.
Яңа милли стандартлар буенча Яшьләр урамы һәм Бакый Урманче урамы буенча мәгариф учреждениеләренә якын ике җирдә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны булдырылган.
Барлык чаралар шәһәр юлларындагы фаҗигаләр санын киметергә мөмкинлек бирә. 11 ай эчендә 87 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм132 кеше яраланган. Чагыштыру өчен: 2015 елда юл фаҗигаләре саны - 110, һәлак булучылар - 14 , җәрәхәтләнүчеләр -132 кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев