Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек турында хәбәр итте

Тавыш бирүнең фаразланган яңа датасы – 24 июнь.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Тавыш бирүнең яңа датасына килгәндә, аны Россия Президенты В.В. Путин билгеләячәк. РФ сайлау системасы әзерлек хәлендә”, – дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев.

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аннары яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кичектерелде.

Мәскәү Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Алексей Венедиктов сүзләренә караганда, тавыш бирүнең яңа датасы 24 июнь булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев