Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

35 яшьлек хатын-кыз бер алабугалы исеменә микро-займ рәсмиләштергән

Зыян күләме 10 мең сум тәшкил итә.

Узган атнада Алабугада 3 караклык очрагы булган. Беренчесендә билгесез берәү 61 яшьлек алабугалы сараеннан милек урлаган. Икенче очракта карак Нефтьчеләр проспектындагы бер кибеттә 79 яшьлек ханымның сумкасын урлаган. Килгән зыян күләме — 3 мең сум. Өченче очракта 45 яшьлек хатынның кәрәзле телефонын урлаганнар.

Моннан тыш, 1 алдакчылык очрагы күзәтелгән. Билгесез берәү, интернет аша, 45 яшьлек алабугалы исеменә 10 мең сумлык микро-займ рәсмиләштергән. Әлеге җинаять кылуда моңа кадәр хөкем ителгәне булган 35 яшьлек алабугалы хатын кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X