Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга автоинспекторлары искә төшерә: балалар өчен автокреслоны алгы утыргычка куярга ярамый

Анда баланы буе 140 сантиметрга җиткәч кенә утыртып йөртергә ярый.

Кайгыртучан һәм җаваплы ата-ана үз баласын автомобильдә йөртү куркынычсыз булсынга, мөмкин булганның барын да эшли.

Моның өчен бүгенге көн таләпләренә туры килгән кагыйдәләргә таянырга кирәк. Шундыйларның берсе — Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты, аның буенча, 7 яшенә кадәр баланы иминлек каешлары булган автотранспортта йөрткәндә, баланы тотып тора торган җайланмадан файдаланырга кирәк. Ул баланың буе һәм авырлыгына туры килерлек булсын.

Юл-транспорт вакыйгалары статистикасыннан күренгәнчә, күбесенчә, шундый җайланма кулланылмаган очракларда, балалар җәрәхәтләнә. Кызганыч, җитди җәрәхәтләрнең тагын бер сәбәбе: автоутыргычның дөрес урында урнаштырылмавы. Балалар өчен автокреслоны алгы утыргычта урнаштыру да тупас хата булып тора, шул ук вакытта автомобильнең куркынычсызлык мендәре дә актив калган була. Исегездә тотыгыз: андый мендәр алдындагы утыргычта баланы буе 140 сантиметрга җиткәч кенә утыртып йөртергә ярый.

Баланы тотып тора торган җайланманы артта уртадагы урынга кую иң куркынычсызы санала. Автомобильнең алдагы урыны — иң куркынычы. Баланы алдыгызга утыртып йөртмәгез, чөнки, машиналар бәрелешә калса, бала авырлыгы, машина тизлегенә бәйле рәвештә, 20-30 тапкыр артачак, һәм сезнең баланы тотып калырга көчегез җитмәячәк.

ЮХИДИ хезмәте искәртә: Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктын бозган ата-ана якыннарының сәламәтлеген генә түгел, тормышын да куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев