Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга автоинспекторлары самокатларда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде

Балага электр самокаты яки гироскутер сатып алганда, ата-аналар иң беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе ата-аналардан әлеге хәрәкәт чараларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибар итүне сорый.

«Сигвей, гироскутер, моноколесо һәм электр самокатларын кулланганда автоинспекторлар җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләргә таянырга киңәш итә. Әлеге җайланмаларда йөргәндә куркынычсызлык шлемын, терсәк һәм тезләрне саклаучы махсус чараларны кияргә кирәк — болар егылу вакытында баланы саклап калачак. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк: югарыда күрсәтелгән барлык заманча транспорт чаралары шәхси актив ял итү өчен каралган. Сигвей, гироскутер, моноколесо һәм электр самокатларын машиналар йөри торган юлда куллану тыела.

Автомобиль яки җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен билгеләнгән юлларда сигвей, гироскутерлар, моноколесо һәм электр самокатларыннан файдалану тыела», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция капитаны Руслан Харисов.

Дәүләт автомобиль инспекциясе тәкъдим итә: электр самокатларында һәм башка шундый транспорт чараларында йөрү өчен яраклы мәйданчык сайларга; сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска; хәрәкәт курсы буенча әйләнә-тирәне күзәтергә, кесә телефоны яки башка гаджетлардан файдаланмаска, музыка тыңламаска; куркынычсыз тизлекне сакларга, үз куркынычсызлыгыгызны күзәтергә, транспортны кисәк туктатмаска; бәрелү һәм аның белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кешеләрдән, төрле киртә һәм объектлардан ераграк торырга; караңгы һәм тар, самокатта йөрү өчен комачаулаучы әйберләр күп булган урыннарда йөрмәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев