Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга автоинспекторлары самокатларда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә

Бала өчен нәкъ менә балалар самокатын сайлагыз, ул аңа буе һәм габаритлары буенча туры килергә тиеш.

Быел Алабугада самокатлар катнашында аварияләр теркәлмәгән. Ә менә велосипедчылар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган.

Алабуга ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарны балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм юлны аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга һәм самокаттан төшәргә кирәклеген искәртергә чакыра.

Бала өчен нәкъ менә балалар самокатын сайлагыз, ул аңа буе һәм габаритлары буенча туры килергә тиеш. Иң яхшысы: парк һәм скверларның асфальт юлларында йөрү. Ата-аналарга самокатта йөрү өчен шлем һәм башка куркынычсызлык әйберләре сатып алуга җитди карарга кирәк. Моннан тыш, самокатта йөрү өчен калын табанлы аяк киемен сайларга киңәш ителә. Шулай ук юлга кисәк килеп чыгу да тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев