Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга автоинспекторлары сентябрьдә 27 исерек шоферны тоткарлаган

Хәзер аларга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Ел башыннан Алабуга районында дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган 229 шоферны тоткарлаган, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның 32се руль артында исерек килеш кабат эләккән.

Сентябрьдә 27 шофер исерек килеш машина руле артына утырган, шуларның өчесе бу хокукны кабат бозган. Хәзер аларга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк. 

Дәүләт автоинспекторлары алабугалыларны исерек шоферлар турында хәбәр итәргә чакыра:

1. Дежур частька (полициягә) 102 телефоны буенча;
2. Telegram ярдәмендә: @gibdd_elabuga_bot язарга. Хокук саклау органнарына килгән мәгълүмат аноним булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев