Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе башлыгы балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында дәрес үткәрде

Дәүләт инспекторлары 25нче «Чишмәкәй» балалар бакчасында булып китте.

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Харисов 25нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде. 

Очрашу барышында балалар светофор сигналларын, аларның нәрсәне аңлатуларын өйрәнделәр; юл билгеләренең нинди төрләргә бүленүен һәм аларның билгеләнешен кабатладылар; юлны ничек һәм кайда дөрес итеп узарга, машинада балалар өчен тотып торучы җайланмалар һәм аларны куллану зарурлыгы турында һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллану зарурлыгы турында тыңладылар.

Дәрес ахырында Руслан Харисов балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев