Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга кешесе үтерү белән янаган өчен судта җавап бирәчәк

Суд гаепләнүчегә 160 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Алабуга шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 56 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 119 мәддәсенең 1 өлешендә каралган (үтерү белән янау) җинаять кылуда гаепле дип таба.

Суд утырышы барышында ачыкланганча, гаепләнүче, исерек хәлдә кулына пычак тотып, зыян күрүчегә үтерү белән яный. Моннан тыш, ул, зыян күргән хатын-кызның муенын куллары белән тотып, буарга омтыла һәм «мин сине үтерәм!» дип кычкыра.

Эксперт нәтиҗәсе буенча, зыян күрүченең тән җәрәхәтләре сәламәтлегенә зыян китермәгән, әмма үтерү белән янауны ул чынбарлык дип кабул иткән.
Судта алабугалы үз гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенү белдергән. Суд гаепләнүчегә 160 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев