Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга полицейскийлары «Астра» тернәкләндерү үзәгендә куркынычсызлык дәресе уздырды

Бу юлы дәрес социаль челтәрләрдә аралашканда куркынычсызлык чаралары темасына багышланды.

Полиция хезмәткәрләре балаларга интернет киңлекләрендә очратырга мөмкин булган куркынычлар турында сөйләделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре яшь буында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, Интернет челтәрен кулланганда аларның игътибарын куркынычсызлык кагыйдәләренә җәлеп итү эшен дәвам итә. Бу юлы дәрес социаль челтәрләрдә аралашканда куркынычсызлык чаралары темасына багышланды.

Полиция хезмәткәрләре балаларга интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә аралашу һәм онлайн-уеннарда катнашу вакытында аларны көтеп торырга мөмкин булган куркынычлар турында һәм мошенниклар корбаны булмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен балаларга әлеге тематика буенча профилактик роликлар күрсәтелде. 

Тәртип сакчылары балалар белән бергә телефон аферистларының корбаны булмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар һәм аларга шәхси мәгълүматларны, шулай ук банк карталары мәгълүматларын башка затларга тапшырырга ярамау турында искә төшерделәр. Дәрес азагында үзәктә тәрбияләнүчеләр, мошенниклар корбаны булмас өчен булдырылган кагыйдәләрне кабатладылар, алар белән туганнарын һәм якннарын таныштырырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев