Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Быел Алабуга районында җәяүлеләр катнашында 15 авария булган

Алабугада «Җәяүле» профилактика чарасы башланды.

20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Алабугада «Җәяүле» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә. 

Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә йөрү өстенлекләрен тапшырмау, җәяүлеләрнең ярамаган урыннарда юл аркылы чыгуларын кисәтү, шулай ук Алабуга районының торак пунктларыннан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча эшен көчәйтәчәк.

Быел Алабуга районында җәяүлеләр катнашында 15 авария булган, аларда өч кеше үлгән, 13е яраланган. 

"Автотранспорт чараларын йөртүчеләргә киңәш итәбез: мәктәпләр, балалар бакчалары, җәмәгать транспорты тукталышлары, юл чатлары һәм җәяүлеләр кичү урыннары яныннан узганда игътибарыгызны икеләтә арттырыгыз. Җәяүлеләр кичү зонасында транспортны узып китмәгез!",- дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция капитаны Руслан Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев