Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга районында 375 мең сумлык балык тоткан браконьерларны тоткарлаганнар

Чулман елгасында законсыз балык тоту белән ике кеше шөгыльләнгән.

Алабуга районының Чулман елгасында законсыз балык тоту белән шөгыльләнүче ике кешене рейд барышында балык саклау инспекторлары һәм Яр Чаллы полициясе хезмәткәрләре тоткарлаган.

«Закон бозучыларны бүген иртәнге 6да тоткарладылар. Алардан ятьмә, аллюмин көймә, «Сузуки 30» моторы һәм балык алынды. Чөгә (стерлядь) балыгы гына да 60 данә blt», — дип сөйләде балык саклау өлкән дәүләт инспекторы Эльмир Хафизов, дип хәбәр итә ТИ.

Чөгә балыгыннан тыш, браконьерларда башка балыкларның булуы ачыклана. Инспекторлар су биоресурсларына китерелгән зыянны 375 мең сумга бәяләгән.

Законсыз балык тотучыларга «Су биологик ресурсларын законсыз тоту» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Аларга җинаять җаваплылыгы, иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

«Шундый зур күләмдә законсыз балык тотучыларны быел менә икенче тапкыр тоткарлавыбыз», — дип уртаклашты Хафизов.

Татарстан елгаларында һәм сулыкларында рейдлар дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев