Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга районында дәүләт автоинспекторлары 121 автобусны тикшерде

Транспорт чараларын «Автобус» операциясе барышында тикшерәләр.

Шәһәрдә, бөтен республикадагы кебек үк, «Автобус» профилактик чарасы бара. 11 августтан 20сенә кадәр дәүләт автоинспекторлары тикшерүләр, рейдлар үткәрә. Игътибар үзәгендә — автобуслар.

Шулай итеп, 5 көн эчендә Алабуга инспекторлары 121 автобусны тикшергән. Рейдлар вакытында 19 хокук бозу очрагы ачыкланган. Болар — куркынычсызлык каешлары, техник җитешсезлек, иминият белән бәйле кимчелекләр. Техник төзексезлеге ачыкланган бер автобус штрафстоянкага урнаштырылган. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илфир Васылов хәбәр итте. 

Быел Алабуга районында автобуслар катнашында ике юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше имгәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X