Алабуга нуры

Алабуга районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировка буенча рейд үткәрә

Әлеге тәртип бозу өчен административ штраф каралган. 

18-24 августта Алабуга районында машина йөртүчеләрне өстәмә тикшерү көтә. Юл хәрәкәте инспекторлары бу юлы тонировка кагыйдәләрен үтәүне тикшерәчәк. 
Кагыйдә бозу факты ачыкланган очракта, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 19.3 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылачак. 

Алабуга районы буенча ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: