Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга шоферлары колагына: автоинспекторлар «Каршы полоса» операциясе үткәрә

Ул 24 августка кадәр уза.

18 августтан 24 августка кадәр Алабуга районында «Каршы полоса» («Встречная полоса») профилактик чарасы үткәрелә. 

«Куып узып китә башлаганчы, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә буш булуына, хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламаячагына инанырга тиеш. РФ КоАП 12.15 ст.4 ө. буенча 31 майга «Каршы хәрәкәт полосасына чыгу» кагыйдәсен 85 мәртәбә бозу очрагы ачыкланган, аларның берсе кабат машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән», — дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илфир Васылов.

Йөртүчегә обгонга чыгу тыела: 
— алда баручы транспорт чарасы үзе обгонга чыкса яки каршылыкларны узса;
— алда шул ук полоса буенча хәрәкәт итүче транспорт чарасы сулга борылу турында сигнал бирсә;
— аның артыннан килүче транспорт чарасы обгонга чыга башласа;
— обгон тәмамланганнан соң ул, хәрәкәт өчен куркыныч тудырмыйча, узып китә торган транспорт чарасына комачауламыйча, элек биләгән полосага әйләнеп кайта алмаса.
Узып китә торган транспорт чарасын йөртүчегә хәрәкәт тизлеген арттыру юлы белән яисә башка гамәлләр белән обгонга комачаулау тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев